news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда исерек хатын ике яшьлек улын буып үтермәкче булган

Хатынны үз гаебен өлешчә генә таныган.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Җәлил бистәсендә яшәүче хатын-кыз ике яшьлек улын үтерергә омтылуда гаепләнә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Тикшерү фаразы буенча, бу хәл быел гыйнвар аенда булган. Бала ашап утырган вакытта аның исерек әнисе малайны муеныннан эләктереп буа башлаган. Баланы аның үги әтисе коткарып калган. 

Бу очрак буенча «Кече яшьтәге баланы үтерүгә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын үз гаебен өлешчә таныган. Хәзер ул сак астында. Җинаять эшен алга таба карап тикшерү өчен судка җибәргәннәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot