Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Казан-Оренбург юлында һәлакәтләр санын киметү өчен, 8 чакрым койма ясала
Металл койма Татарстанның Алексеевск һәм Әлмәт районнарында каршы хәрәкәтне бүлеп куячак.
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстанда Казан-Оренбург Р-239 федераль юлында һәлакәтләр санын киметү өчен 8 чакрым койма куелачак. Татарстанның Алексеевск һәм Әлмәт районнарында каршы хәрәкәтне бүләчәкләр. Бу турыда «Волго-Вятскуправтодора» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, Казан-Оренбург автомобиль юлының 74нче чакрымындагы Кама аша күпердә 5 чакрымнан артык металл койма куячаклар. Әлмәтне урап уза торган юлның 253-256нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм бетерү өчен 2,6 чакрым койма куячаклар.
Моннан тыш, 23 куркыныч борылышта гомуми озынлыгы 21 чакрымнан артык озынлыктагы буй-буй тавыш полосалары барлыкка киләчәк. Идарә ителми торган җәяүлеләр кичүләре, бер дәрәҗәдәге кисешүләр һәм күз күреме чикләнгән кушылмалар алдыннан 55 участокта аркылы тавышлы полосалары булачак.
Моннан тыш, Лаеш районында Р-239 автомобиль юлының 28 чакрымында һәм Баулыда 352+072 чакрымында ераклыкта җәяүлеләр өчен чакыру төймәсе куелган ике светофор урнаштырылачак. «Җәяүлеләр кичүендә һәм автобус тукталышларында электр яктырткычлары урнаштыру эшләре дәвам итә. Агымдагы елда аны Лаеш районы Каип авылында урнаштырачаклар”, диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстанда федераль автомобиль юлларында хәрәкәт иминлеген арттыру программасын гамәлгә ашыру биш авария-куркыныч участокны, юл-транспорт һәлакәтләре күп булырга мөмкин биш потенциаль һәм гамәлдәге урыннарны бетерергә ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз