news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сызрань янындагы куркыныч авариягә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Фаҗигадә 12 кешенең гомере өзелгән, аларның барысы да – Ульяновск өлкәсеннән.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсендәге авариядә һәлак булган 12 кешенең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, телеграмма Ульяновск өлкәсе губернаторына адресланган.

«Барлык татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә һәм Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләргә Самара өлкәсендә пассажир автобусы белән килеп чыккан коточкыч фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итәм.

Ихлас күңелдән кайгы уртаклашабыз һәм автокатастрофа нәтиҗәсендә үзләренең туганнарын һәм якыннарын югалткан Ульяновск өлкәсе халкына безнең теләктәшлек сүзләрен тапшыруыгызны сорыйбыз, хәзерге вакытта хастаханәдә булган пассажирларның тизрәк терелүен телибез», - диелә телеграммада.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, берничә кешенең үлеменә китергән авария җомга кичендә М-5 «Урал» федераль автомобиль юлының 873нче чакрымында, Самара өлкәсенең Заборовка торак пункты янында булган. Биредә йөк автомобиле, җиңел машина һәм рейс автобусы бәрелешкән. Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, авариядә 12 кеше һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100