news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чит ил автомобиле зур тизлектә килеп, баганага бәрелгән

Авария кичә кич Вишневский урамында, Миллениум күперенә керә торган урында булган.

Казанда чит ил автомобиле зур тизлектә килеп, баганага бәрелгән
скриншот

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда чит ил автомобиле зур тизлектә килеп, баганага бәрелгән. Әлеге аварияне күргән кешеләр социаль челтәрләрдә шуның видеосын урнаштырган.

«Чәршәмбе көнне, 29 гыйнварда, кичке тугызынчы яртылар тирәсендә Вишневский урамында, Әмирхан урамына таба хәрәкәт иткәндә, „Хендэ“ автомобиленең 38 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм идарәсен югалтып, юл читендәге баганага килеп бәрелгән», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Авария нәтиҗәсендә машина йөртүченең башы җәрәхәтләнгән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100