news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы автовокзалында автобус шоферы үлгән

Рейска чыгар алдыннан ул сәламәтлегенә зарланмаган һәм үзен яхшы хис иткән.

(Чаллы, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы автовокзалында планлаштырылган тукталыш вакытында Уфа – Түбән Новгород маршруты буенча хәрәкәт итүче транзит автобусы шоферы үлгән. Фаҗига булган урынга «Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре юл тоткан.

«Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесеннән хәбәр итүләренчә, әлегә автобус йөртүченең ни сәбәпле үлүе ачыкланмаган.

Бары тик автобусның 29 гыйнварда көндез Уфаның Южный автовокзалыннан Түбән Новгородка юл тотуы гына билгеле. Автобуска ике шофер, шул исәптән 42 яшьлек Геннадий Яикбаев хезмәт күрсәткән. Ул 17.30 сәгатьтә рульдә Чаллы автовокзалына килеп туктаган һәм биредә кинәт хәле начарайган. Автовокзал хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар аның үлүен раслаган.

«Башавтотранс» дәүләт унитар предприятиесе җитәкчелеге әйтүенчә, Геннадий Яикбаев рейска чыгар алдыннан медицина тикшерүе узган, сәламәтлегенә зарланмаган, үзен яхшы хис иткән.

«Пассажирларны икенче автобус белән озаттылар. Әлеге хәлне тикшерү дәвам итә», - дип белдерде предприятие вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100