news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федерация Советында Россиядә үлем җәзасын кайтару мөмкинлеген бәяләделәр

Россиядә үлем җәзасын куллануга мораторий 1997 елның 16 апрелендә кертелгән.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Үлем җәзасы хокукый аспектларга караганда күбрәк мораль-әхлакый аспектларга кагыла, дип әйтте РИА Новостига Федерация Советының Конституция комитеты башлыгы Андрей Клишас.

«Бу җәмгыятьнең кешене үтергән өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзерме әллә юкмы икәнлегенә әзерлегеннән тора», - дип өстәде ул.

Элегрәк Конституция суды рәисе Валерий Зорькин киләчәктә Россия үлем җәзасын куллануга әйләнеп кайтырга мөмкин, дип искәрткән иде. Бу хакта ул үзенең китабында («Конституционное правосудие: процедура и смысл») язган.  

Зорькин фикеренчә, күп нәрсә илдәге гомуми хокукый вазгыятькә,  үз-үзебезгә ышанычлы хокук тәртибен булдыру эшендә ни дәрәҗәдә алга бара алуыбызга бәйле.

Ул искәрткәнчә, илдә иң югары җәза чарасын куллану өчен сроксыз мораторий гамәлдә, бу Европа Советына керү өчен шарт иде. 1999 һәм 2009 елларда суд бу карарны раслады, әмма рәсми рәвештә Конституция суды үлем җәзасын кире какмады, чөнки моны бары тик закон чыгаручы гына эшли ала.

Россиядә үлем җәзасын куллануга мораторий 1997 елның 16 апрелендә кертелгән. Илдә соңгы үлем карарын 1996 елның 2 сентябрендә гамәлгә ашыралар. Җәза алучының исеме рәсми рәвештә игълан ителмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100