news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче ир-ат мәчеттән 200 мең сум акча урлаган

Моңа кадәр хөкемгә тартылган 46 яшьлек ир-атка карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче ир-ат, икенче бер урлау очрагы өчен зыянны капларга барганда, мәчеттән 200 мең сум акча чәлдергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Автокалада гомер итүче 40 яшьлек ир-ат, полициягә мөрәҗәгать итеп, мәчеттә курткасыннан 200 мең акча югалуы хакында сөйләгән.

Полицейскийлар каракның бик тиз эзенә төшкән. Ул Автокалада яшәүче моңарчы хөкем ителгән 46 яшьлек ир-ат булып чыккан.

Ир-ат ул көнне икенче бер урлау очрагы өчен зыянны капларга полиция бүлегенә баруы хакында сөйләгән. Юлда ул руханины күреп сөйләшү өчен мәчеткә кергән. Анда эленеп торган курткага күзе төшеп, аның кесәләрен тикшерергә уйлаган һәм шактый зур күләмдә акча табып алган.

Ир-атка карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барган вакытта ул шәһәрдән беркая да китмәскә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100