news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда боз астына киткән 17 яшьлек балыкчыны коткарганнар

Коткаручылар урынга вакытында килеп, егетне судан алып, табибларга тапшырган.

Татарстанда боз астына киткән 17 яшьлек балыкчыны коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда кар чанасында боз астына киткән 17 яшьлек балыкчыны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Атабай бистәсе янында Чулманда кар чанасында балыкчы боз астына китүе турында хәбәр алына.

Урынга оператив рәвештә коткаручыларның дежур сменасы килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 17 яшьлек егетне судан алып, җылынырга булышканнар, аннан Атабайга илткәннәр. Егетне аннан Лаеш үзәк район хастаханәсенә алып килгәннәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot