news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында сүндерелмәгән тәмәке аркасында йорт янган, хуҗасы утта һәлак булган

Янгын Шәрбән авылындагы 99 квадрат метр мәйдандагы йортта чыккан.

Аксубай районында сүндерелмәгән тәмәке аркасында йорт янган, хуҗасы утта һәлак булган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Аксубай районында шәхси йорт янып беткән, янгында ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген Аксубай районда төнге сәгать өчтә Шәрбән авылында шәхси йорт янган. Урынга 102нче янгын сүндерүчеләр килгән.

Алар килгән вакытта ялкын йортны тулысынча камап алган, утның теләсә кайсы вакытта сарайга күчү куркынычы булган. Күршеләр йорт эчендә хуҗа булырга мөмкин, дип сөйли. Ярты сәгать дәвамында 99 квадрат метр мәйдандагы янгын тулысынча сүндерелә, ләкин йорт янып беткән. Янгын сүндерүчеләр 57 яшьлек ир-ат мәетен тапкан.

Башлангыч фаразлар буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан.


news_right_1
news_right_2
news_bot