П. Лумумба урамындагы йортта түшәм җимерелү буенча тикшерүчеләр ике версияне фаразлый

Казанның Патрис Лумумба урамы буенча 28 нче өчкатлы кирпеч йортта яшәүчеләр вакытлыча “Татарстан” кунакханәсендә яши
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Казанның Патрис Лумумба урамы буенча 28 нче өчкатлы кирпеч йортның беренче подъездында берьюлы өч фатирда түшәм җимерелү фаҗигасе буенча тикшерүчеләр ике фаразны тикшерә, дип хәбәр итә РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Мәгълүм булганча, 27 декабрь көнне 16 сәгать 30 минутлар тирәсендә йорт фатирларында түшәм җимерелү нәтиҗәсендә, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә күкрәк читлеге имгәнгән һәм кабыргалары сынган 85 яшьлек ир-ат һәм уң балтыры сынган 59 яшьлек хатын-кыз китерелә. Өшү билгеләре белән 82 яшьлек ханым медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә җибәрелә.
Шул ук көннне Үзәк районара тикшерү бүлегендә, РФ Җинаять Кодексының 216 нчы (1 нче өлеш – төзелеш эшләре алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу) һәм 293 нче маддәсе (1 нче өлеш - ваемсызлык) буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләр түшәм ишелүнең, 1957 нче елда йорт төзелеше барышында проектны бозу аркасында булганлыгын фаразлый. Икенче фараз – түшәм йорт чормасында түшәлгән бетонны чыдатмаган. Хәзерге вакытта йортта яшәүчеләр вакытлыча “Татарстан” кунакханәсе номерларына күчереп урнаштырылган.
Тикшерү барышында ачыкланганча, ПМК-1 подрядчы оешмасы, “Слобода” идарә итүче компания заказы буенча, әлеге йортта чормада сыек бетон түшәү рәвешендә, өченче катның түшәмен җылыту буенча эш башкарган.