news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын ике ир-ат һәм алты хатын-кыз үлгән

Пандемия башланганнан бирле вафат булучыларның гомуми саны 1248 очракка җиткән.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын сигез кеше вафат булган. Пандемия башланганнан бирле үлем очракларының гомуми саны 1248 очракка җиткән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Коронавирус инфекциясеннән 1942 һәм 1964 елларда туган ике ир-ат үлгән. Шулай ук республиканың 1932, 1937, 1938, 1949 елларда һәм тагын икесе 1953 елда туган алты хатын-кыз инфекция корбаны булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100