news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда быел 30 норматив акт проектында коррупция факторлары ачыкланды

Сүз карар кабул итү срокларының, шартларының яисә нигезләренең булмавы яисә билгесезлеге һ.б. турында бара.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстанда быел дәүләт хакимияте органнарында норматив-хокукый актларның һәм аларның проектларының коррупциягә каршы бәйсез экспертизасы нәтиҗәсендә 30 документта коррупциоген факторлары ачыкланды. Шул ук вакытта 3 328 проект тикшерелде.

«Әгәр җирле үзидарә органнары турында сөйләсәк, 26 303 муниципаль норматив-хокукый акт буенча коррупциягә каршы экспертиза үткәрелде, 208 актта төрле коррупциоген факторлар ачыкланды», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов. 

Сүз карар кабул итү срокларының, шартларының яисә нигезләренең булмавы яисә билгесезлеге, дәүләт хакимияте органнарының яисә җирле үзидарә органнарының кабатлаучы вәкаләтләре булу, конкурс процедураларыннан баш тарту, лингвистик билгесезлек һ.б. турында бара.

Ачыкланган коррупциоген факторларның барысы да бетерелде, диде Рәхимов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100