news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике исерек егет автобус йөртүчесенә ватык шешә белән суккан

Урынга полиция хезмәткәрләрен чакырганнар.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич ике исерек егет автобуста юл бәясен түләүдән баш тарткан. Алар Вахитов тукталышында кондуктор белән сугыша башлаган.

«Йөртүче автобусны туктаткан, низагны туктатырга теләгән. Егетләрнең берсе шешәне ваткан һәм шуның белән йөртүченең күкрәгенә суккан, аннары качкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Автотранспорт предприятиесе ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте.

Урынга полиция хезмәткәрләрен чакырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100