news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан сәүдә үзәгендә ир-ат QR-код күрсәтүне сораган каравылчыны пычак белән яралаган

Зыян күргән 62 яшьлек ир-атны хастаханәгә озатканнар, һөҗүм итүче тоткарланган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Казан сәүдә үзәгенә килгән ир-ат  QR-код күрсәтүен сораган каравылчыга пычак белән һөҗүм иткәнлеге турында мәгълүмат пәйда булды.

«Татар-информ»га ир-атның тоткарлануы турындагы мәгълүматны ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.

Бүген кичке сәгать дүртләр тирәсендә Коләхмәтов урамындагы «Уңыш» сәүдә үзәгеннән чакыру булган. Россия гвардиячеләре 48 яшьлек һөҗүмчене тоткарлый алган. Аны «Мәскәү» полиция бүлегенә илтәләр. Зыян күргән 62 яшьлек ирне хастаханәгә озатканнар.

Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100