news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстаннан килгән ир-ат Чаллыда бергә хәмер эчкән танышын үтергән

Җинаять кылган ир-ат урлау һәм талау буенча бер елдан артык федераль эзләнүдә булган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Җомга, 26 ноябрь көнне, Чаллы шәһәренең Җәлил урамындагы йорт фатирында 50 яшьлек ир-ат мәете табылган. Аның көч кулланып үтерелүе ачыкланган: башында җәрәхәт һәм күкрәгендә пычак ярасы булган.

Җинаятьтә шикләнелеп, Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек ир-ат тоткарланган, ул урлау һәм талау буенча бер елдан артык федераль эзләнүдә булган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Чаллы автовокзалында ул ике ир-ат белән танышкан һәм берничә көн дәвамында аларның берсендә хәмер эчкән. Күпмедер вакыттан соң алар бәхәскә керә, шул чакта ир-ат фатир хуҗасы башына кирпеч белән суга, берничә тапкыр күкрәгенә пычак белән кадый.

Шуннан соң ул урамга чыга, башка ир-ат белән таныша һәм спиртлы эчемлекләр эчәргә аның өенә китә. Аннары ул аңа да пычак белән ташлана, кулын һәм аягын яралап кача. Шул ук вакытта ул тамбурдан ике самокат урлаган. Аны фатир күршесе тоткан.

«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тиздән тоткарланучыга чик кую чарасын сайлаячаклар. Бу хәлнең барлык шартлары да билгеләнә, дип сөйләде ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100