news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда, фермада янгын башлангач, туксаннан артык сыерны эвакуацияләгәннәр

Янгын республиканың Алабуга районы Соколка авылында терлекләргә азык әзерли торган бинада чыккан.

Татарстанда, фермада янгын башлангач, туксаннан артык сыерны эвакуацияләгәннәр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Алабуга районы Соколка авылы фермасында янгын башлангач, 92 сыерны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алабуга районының Соколка авылында мөгезле эре терлек фермасында янгын чыгуы турында хәбәр 112 бердәм номерына 17.42 сәгатьтә килгән.

Янгын терлекләргә азык әзерли торган бинада чыккан.

Утны 15 минут эчендә сүндергәннәр. Янгында беркем дә зыян күрмәгән, фермада эшләүчеләр бинадан 92 сыерны эвакуацияләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot