news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда боз астына төшеп киткән өч балыкчының берсе генә исән калган

Гадәттән тыш хәл Чистай һәм Түбән Кама районнары чигендә - Каратаевка авылы янында Чишмә елгасы бозында булган.

Татарстанда боз астына төшеп киткән өч балыкчының берсе генә исән калган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда өч балыкчы мотовездеходта барган чакта боз астына төшеп киткән, ир-атларның берсен генә коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

15.44 сәгатьтә 112 бердәм номерына Чистай һәм Түбән Кама районнары чигендә - Каратаевка авылы янында Чишмә елгасында өч ир-атның боз астына төшеп китүе хакында хәбәр килгән.

Урынга һава мендәрендә йөри торган көймәгә утырып Чистайдан вакытлы пост һәм Кама Аланыннан оператив төркем коткаручылары, полицейскийлар һәм табиблар килгән.

17.21 сәгатьтә ир-атларның берсен тапканнар, аңа тиешле ярдәм күрсәтелгән. Ир-ат үзе һәм тагын ике балыкчының мотовездеходта Чишмә елгасына балык тотарга китүе хакында сөйләгән.

Бер мизгелдә вездеход боз астына төшеп киткән, багажникта утырып барган бер пассажир гына котылып калган.

Хәзерге вакытта коткаручылар боз астына төшеп югалган ике ир-атны эзли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100