news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Казанда борынгы йорт янган

Янгын чыкканда өйдә бер кеше дә булмаган, зыян күрүчеләр юк.

Төнлә Казанда борынгы йорт янган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Төнлә Казан үзәгендә борынгы йорт янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

28 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә 112 бердәм номерына Каюм Насыйри урамында урнашкан агач йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Бу вакытта өйдә беркем дә булмаган. Адрес буенча килгән коткаручылар ике яктан (беренче катта ишекне ачып һәм чормада урамнан баскыч куеп) янгынны сүндерергә керешкән.

Янгынны берничә минуттан соң сүндергәннәр, беркем дә зыян күрмәгән. Фаҗига электр җиһазын дөрес файдаланмау аркасында килеп чыккан дип фаразлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100