Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Полицейскийлар Казанның Киров районында атыш оештыручыларны тоткарлаган
Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрдә АКСУ автоматына һәм ПМ пистолетына охшаган корал тапкан.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Полиция хезмәткәрләре Казанның Киров районында атыш оештыручыларны тоткарлаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре росгвардиячеләр белән бергә 25 октябрьдә булган атышның калган катнашучылары кайда булуын ачыклаган.
Җинаятьчеләрнең Технополиста арендага фатир алулары ачыкланган. Шунда ук хокук сакчылары АКСУ автоматына һәм ПМ пистолетына охшаган әйбер тапкан. Икесе дә экспертизага җибәрелгән. Хәзерге вакытта шикләнелүчеләр тоткарланган.
Әлеге факт буенча хулиганлык турында җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддә буенча максималь җәза җиде елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
«Татар-информ» элек 25 октябрьдә Кызыл Армия һәм Бистә урамнары киселешендә атыш булганын хәбәр иткән иде. Казанда яшәүче 30 яшьлек ир-ат утлы коралдан алган яралар белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.
Полицейскийлар конфликтта сигез автомобильдә 20гә якын кеше катнашуын ачыклый. Тикшерү барышында 14 кеше тоткарлана, калган катнашучыларның урыны билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз