news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда юл һәлакәтендә җиде кеше, шул исәптән бер бала имгәнгән

Авария кичә кич белән Фучик урамында 106нчы йорт каршында булган.

Казанда юл һәлакәтендә җиде кеше, шул исәптән бер бала имгәнгән
Скриншот с видео из соцсетей

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике троллейбус белән юл-транспорт һәлакәтендә алты олы кеше һәм 13 яшьлек бала имгәнгән. Бу турыда шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт кичә кич Фучик урамында 106нчы йорт каршында булган. Троллейбус йөртүче 25 яшьлек ир-ат иминлек дистанциясен сайламаган һәм юл кырыенда туктаган троллейбуска килеп бәрелгән. Бәрелешкәч икенче троллейбус яктырту баганасына бәрелгән.

Һәлакәттә җәмәгать транспортында җиде пассажир имгәнгән. Алар арасында 13 яшьлек бала да бар. Зыян күрүчеләрнең башлары һәм аяклары имгәнгән. Ашыгыч ярдәм табиблары 68 яшьлек пассажирның кабыргалары сынуын ачыклаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100