news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан юлында булган коточкыч һәлакәт нәтиҗәләре видеога эләккән

Шаһитлар мәгълүматлары буенча, бүген иртән Шәле авылы янында булган һәлакәттә бер кеше һәлак булган, берсе зыян күргән.

Казан юлында булган коточкыч һәлакәт нәтиҗәләре видеога эләккән
скриншот видео

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). М7 юлында булган коточкыч һәлакәт нәтиҗәләре видеога эләккән. Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Видеода караңгыда юлда җимерелгән автомобиль тора, аның түбәсе юк, кузовы җитди зыян күргән. Алдарак юлга аркылы борылган фура тора.

Шаһитлар сүзләренчә, бер кеше һәлак булган һәм тагын бер кеше зыян күргән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт бүген 6.00 сәгать тирәсендә Шәле авылыннан ерак түгел булган. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу нечкәлекләре ачыклана.


news_right_1
news_right_2
news_bot