news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә наркопритон ачыкланган

Фатирдан мәк, файдаланылган шприцлар, мамык тампоннар, ацетоннан бушаган шешәләр табылган.

(Әлмәт, 16 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт полиция бүлеге хезмәткәрләре күпкатлы йортларның берсендә наркопритон барлыгын ачыклаган, дип яза җирле басма.

Аларга Шевченко урамындагы бер йортта яшәүчеләрдән шундый хәбәр кергән. Тикшерү вакытында полицейскийлар фатир хуҗасының 34 яшьлек, беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгән, спиртлы эчемлекләр кулланучы әлмәтле булуын ачыклаганнар. Ул үзенең фатирын наркотиклар җитештерү һәм куллану өчен наркоманнарга биреп торган. Фатирдан мәк, файдаланылган шприцлар, мамык тампоннар, ацетоннан бушаган шешәләр табылган.

Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре ирне тоткарлаган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Гаебе расланган очракта аңа 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot