news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда завод эшчесе 600 килограммлы алюминий төргәге астында калып һәлак булган

«Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда завод эшчесе 600 килограммлы алюминий төргәге астында калып һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига сишмбе көнне, 27 октябрьдә, «Кукмара металл савыт-саба заводы» АҖ территориясендә булган. Тикшерүчеләр фаразлавынча, 44 яшьлек ир-ат 600 килограммлы алюминий төргәкләрен бушату белән шөгыльләнгән. Кайсыдыр мизгелдә аларның берсе ир-ат өстенә килеп төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән.

Әлеге уңайдан «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100