news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда танылган онколог-табиб Борис Дружков вафат

Мәрхүмне соңгы юлга озату 30 октябрьдә була.

Татарстанда танылган онколог-табиб Борис Дружков вафат
https://oncort.ru

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Кичә, 28 октябрьдә, Казанда 84 яшендә танылган онколог-табиб, республикада химиотерапиягә, эндоскопиягә һәм маммологиягә нигез салучы Борис Дружков озак авырудан соң вафат булган. Бу турыда Республика клиник онкодиспансерының сайтында хәбәр ителә.

Борис Дружков — Алабуга районында туган. Аның әтисе участок хастаханәсенең баш табибы һәм хирург, әнисе — операция шәфкать туташы була.

Борис Дружков медицинада 60 ел чамасы эшли, 5 меңнән артык операция ясый. «СССР уйлап табучысы», «Казанның мең еллыгы» медале бар. Ул СССРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре.

Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә, 30 октябрьдә, Себер трактында Республика клиник онкодиспансеры янында була. Чара 08.15 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100