news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташландык котельныйда хатын-кызны көчләгән Казан кешесен тоткарлаганнар

Элегрәк хөкем ителгән 29 яшьлек ир-ат 2020 елның июлендә генә колониядән азат ителгән.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ташландык котельныйда кыз кешене көчләгән өчен ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Полициягә Казанда яшәүче 20 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Кыз Зорге урамында аның артыннан билгесез кеше килүен, бугазына пычак терәп, янап, ташландык котельныйга алып китүен һәм көчләвен сөйләп биргән.

Полицейскийлар фаразланган җинаятьченең эзенә төшә. Ул Казанда яшәүче элегрәк хөкем ителгән 29 яшьлек ир-ат булып чыга. Әлеге кеше быел июль аенда гына төрмәдән азат ителгән булган.

«Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада җинаятьчегә чикләү чарасы сайланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100