news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «ГАЗель»дә бикләп калдырылган өч этне видеога төшергәннәр

Интернеттан файдаланучылар әлеге видеороликны социаль челтәрләрдәге сәхифәләрдә урнаштырган.

Казанда «ГАЗель»дә бикләп калдырылган өч этне видеога төшергәннәр

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «ГАЗель» автомобиленә бикләп куелган өч этне видеога төшергәннәр. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.

Видеода йөк машинасы янына бер кызның килүе күренә. «ГАЗель» кабинасында өч этне бикләп калдырганнар, аларның берсе, чакырылмаган кунакны куркытырга теләп, бик каты өрә.

Ролик авторы «ГАЗель»дә бикләп калдырылган хайваннарны саф һавадан мәхрүм итүләренә зарлана — машинаның тәрәзәләре яхшылап ябылган.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар видеоролик астына төрле хәбәрләр калдырган. Йөк автомобиленең хуҗасы шул рәвешле сигнализациядә экономияләргә булган, дип шаярткан алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100