news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә балаларына алимент түләмәгән ир-атның смартфонына арест салганнар

Гражданин кичекмәстән алиментлар буенча бурычын тулы күләмдә түләгән, шулай ук эш урыны турында белешмәләр дә биргән.

Әлмәттә балаларына алимент түләмәгән ир-атның смартфонына арест салганнар
архив

(Әлмәт, 29 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче 38 яшьлек  ир-атның алимент буенча 70 мең сум бурычы җыелган. Суд приставлары аның смартфонына арест салган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге сумманы ир-ат балигъ булмаган улы һәм кызын тәрбияләүгә бирергә тиеш булган. Суд приставы гражданинның кәрәзле телефонына арест салган. Шуннан соң гражданин кичекмәстән алиментлар буенча бурычын тулы күләмдә түләгән, шулай ук эш урыны турында белешмәләр дә биргән.

Хәзерге вакытта суд тарафыннан билгеләнгән алимент күләме хезмәт хакыннан түләнә. Милек үз хуҗасына кире кайтарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot