Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада хәрәкәт иткәндә йөк машинасы яна башлаган
Янгын Прости авылы борылышында 2нче номерлы җылыту-электр станциясе янында килеп чыккан.
(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада хәрәкәт иткәндә «КрАЗ» йөк машинасы яна башлый, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Бүген төнлә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына 2 нче номерлы җылыту-электр станциясе янында йөк машинасы януы турында хәбәр килеп ирешә.
Урынга 30 һәм 92 нче янгын-сүндерү-коткару бүлеге хезмәте, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар килә.
25 яшьлек машина йөртүче Прости авылы борылышында машина кабинасында төтен чыкканын сизә, аннан соң янгын башлана. Машина хуҗасы мөстәкыйль рәвештә ут сүндергеч белән янгынны сүндерә.
Гадәттән тыш хәл аркасында беркем дә зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз