Минзәлә районында "Нива" һәм "Газель" бәрелешкәннән соң биш кеше хастаханәгә урнаштырылган

Юл һәлакәте бүген 10.24 сәгатьтә М7 трассасының 1103нче чакрымында була.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Минзәлә районында "Нива" һәм "ГАЗель" бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген 10.24 сәгатьтә өчен М7 трассасының 1103нче чакрымында була. Юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше, шул исәптән ике бала, зыян күргән. Алар барысы да Яр Чаллы хастаханәләренә урнаштырылган.