Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда шәхси йортта чыккан янгында өч кеше, шул исәптән 2 яшьлек бала зыян күргән
Янгын Тынычлык бистәсенең Дәүлекәев урамындагы 6нчы номерлы бер катлы йортта чыга.
(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Казанда шәхси йортта чыккан янгында өч кеше, шул исәптән 2 яшьлек бала зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген төнлә янгын элемтәсе үзәк пунктына Тынычлык бистәсенең Дәүлекәев урамындагы 6нчы номерлы бер катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Ут чыккан урынга 7нче һәм 10нчы номерлы бүлекнең янгын сүндерүчеләре, электр челтәрләре һәм газ хезмәте, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килә.
Янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы ала һәм йортта беркемнең дә булмавы турында әйтә. Бөтен зыян күргәннәр янган йорттан үзләре чыгып, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында була. Торак йорт ут белән камап алына.
Янгын сүндерүчеләр аны җиде минутта сүндерә. Фаҗига аркасында 28 яшьлек ир, 23 яшьлек хатын һәм 2 яшьлек сабый термик пешү ала. Торак йортның 25 квадрат метры тулысынча янып бетә.
Беренчел сәбәпе – электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен үтәмәү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз