Чаллыда таганнан баланы бәреп төшергән ир-атны җаваплылыкка тартачаклар

Чаллы кешесенең баланы таганнан алып атуын видеога төшереп алганнар.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы шәһәрендә таганнан баланы бәреп төшергән кешене җаваплылыкка тартачаклар.

Баланы таганнан алып ташлаган Чаллы кешесенә карата «Кыйнау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

«Татар-информ» мәгълүматлык агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, әлеге эшне тикшерүгә ведомствода аерым игътибар биреләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» Чаллы шәһәрендә бер кешенең баланы көч белән таганнан алып атуының видеога эләккәне турында язган иде. Моның буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган.