news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында кырда бер трактор тулысынча янып беткән

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.

Питрәч районында кырда бер трактор тулысынча янып беткән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Питрәч районында кырда бер трактор тулысынча янып беткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Кырда тракторга ут кабу турында бүген төш вакытында 112 номерына шалтыратып әйтәләр. Гадәттән тыш хәл Аркатово торак пункты янында була.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, авыл хуҗалыгы техникасы тулысынча яна торган була инде. Янгын 10 кв.метр мәйданда була. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк, янгын сәбәпләрен һәм килгән зыянны белгечләр ачыклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot