news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида ике яшьлек улын даими рәвештә кыйнаган өчен хатын-кызны хөкем иткәннәр

Хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм итәргә телиләр.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Менделеевск районында ике яшьлек улын кыйнаган һәм мунчада бикләп тоткан өчен хатын-кызны хөкем иткәннәр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Апрель аеннан май аена кадәр 22 яшьлек хатын үзенең кечкенә улын даими рәвештә кыйнаган. Баланы салкын мунчада бикләп тоту тәрбиянең тагын бер ысулы булган.

Хатын үз гаебен тулысынча таныган һәм үкенгән. Ул балалар йортында үскәнен һәм балага үзе белгән тәрбия алымнарын куллануын әйткән.

Прокуратура «Балигъ булмаганнарны тәрбияләүдә бурычларны үтәмәү» һәм «Җәберләү» маддәләре нигезендә җинаять эше буенча дәүләт гаепләүчесен хуплаган.

Суд хатын-кызны гаепле дип тапкан һәм 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел да 15 көнгә ирегеннән мәхрүм иткән. Мондый карар хатын-кызның тагын бер яңа туган баласы булганлыктан кабул ителгән.

Ике яшьлек малайны әнисеннән алганнар, ул бала йортына урнаштырылган. Хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм итәргә телиләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100