news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында яшәүче ир-атны 55 мең сум алимент түләмәгән өчен хөкем итәчәкләр

Ул алты ай дәвамында балигъ булмаган балаларына акча түләүдән качкан.

(Кукмара, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында яшәүче бер кешене 55 мең сумнан артык алимент түләмәгән өчен хөкем итәчәкләр. Бу турыда Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

43 яшьлек ир ай саен ике баланы тәрбияләү өчен кеременең өчтән бер өлешен түләргә тиеш булган, әмма 2020 елның февраленнән июль аена кадәр түләмәгән. Бу вакыт эчендә аның бурычы 55 мең сумнан артып киткән.

Ир-ат элек тә шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Ул үз гаебен таныган.

Бу факт буенча гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Материаллар Кукмара район судына тикшерү өчен тапшырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100