news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театрының элеккеге директорына акча үзләштерү буенча хөкем карары чыгарылды

58 яшьлек мәдәният эшлеклесе Рашат Фәйзерахманов 2019 елның җәендә җинаять эше фигуранты була, моңа кадәр ул театрда 12 ел директор буларак эшли, аңа кадәр мәдәният идарәсен җитәкли, гомумән, бу өлкәдә 30 ел хезмәт куя.

Чаллы театрының элеккеге директорына акча үзләштерү буенча хөкем карары чыгарылды
Эльвира Мөхәммәтдинова

 (Чаллы, 29 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). 58 яшьлек Фәйзерахмановка карата җинаять эше 2019 елның җәендә кузгатылган. Тикшерү-хисап палатасы тикшергәннән соң, театр бухгалтериясенең закон нигезендә эшләмәве ачыклана.

Театр директорларын вазифаларыннан явызларча файдалануда һәм акча үзләштерүдә гаеплиләр. Эшне тикшерү башында сүз бер эпизод турында барса, соңрак тагын дүртесе ачыклана.

Суд театрның элеккеге директорын хезмәткәрләргә премияләр белән бәйле эпизодлар буенча аклаган. Ялган эшкә урнашу очракларында шәхси файда тапмаганнар, чөнки хезмәт хаклары театр ихтыяҗларына киткән.

Калган гаепләрне суд нигезле дип таный. Рашат Фәйзерахмановны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100