news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Башкортстаннан килгән машина юл кырыена төшеп киткән, йөртүчесе имгәнгән

Машина белән идарә итүче 33-35 яшьләр тирәсендәге ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр.

Татарстанда Башкортстаннан килгән машина юл кырыена төшеп киткән, йөртүчесе имгәнгән

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Кичә кичке сәгать тугыз тулганда Татарстанның Актаныш районы Пучы авылы тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, Башкортстаннан килгән «Лада» юл кырыена төшеп киткән һәм машина берничә тапкыр әйләнеп капланган.

«Машина белән 33-35 яшьләр тирәсендәге ир-ат идарә иткән. Аны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде авария шаһитлары.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100