news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Лаеш районында гөмбә җыярга киткән ир-ат югалган

Ир-ат Державино авылы янындагы Пәрәү урманында адашкан.

Татарстанның Лаеш районында гөмбә җыярга киткән ир-ат югалган

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында гөмбәгә китеп югалган ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке җиделәр тирәсендә  ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына хатын-кыз шалтыраткан. Ул иренең көндез гөмбә җыярга киткәнлеген, биш сәгать узганнан соң шалтыратуын һәм адашуын әйткәнлеген сөйләгән.

Ир-атны Державино авылы янындагы Пәрәү урманында коткаручылар, полицейскийлар һәм волонтерлар эзли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100