Чаллының бэби-боксында икенче баланы калдырып киткәннәр

Хәзер бала Кама балалар медицина үзәгенең профиль бүлегендә клиник-лаборатор һәм белгечләр тикшерүе уза.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). 17 августта 16.40 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә «бэби-бокс» җайланмасының сигнализациясе эшли башлаган.

Кама балалар медицина үзәгенең медицина персоналы «бэби-бокс»ны карагач, анда бала табып алган. Хастаханә хезмәткәрләре әлеге хәлне полициягә, опека һәм тәрбиячелек органнарына хәбәр иткән. Хәзер бала Кама балалар медицина үзәгенең профиль бүлегендә клиник-лаборатор һәм белгечләр тикшерүе уза.

Бу бэби-бокста бала калдыруның икенче очрагы, беренче тапкыр биредә баланы быел 27 гыйнварда кадырганнар.