news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман янгыны сәбәпле, Антальяда ял итүчеләргә кунакханәдән чыкмый торырга киңәш ителә

Ведомство белешмәсе буенча, Россия туристларыннан шикаятьләр килмәгән.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Туризм буенча федераль агентлык Төркиядә ял итүче туристларга Антальяда кунакханә территориясеннән китмәскә киңәш иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бу Төркия провинциясендә котырган янгыннар белән аңлатыла. Җирле хакимият вазгыять тиешле контрольдә дип ышандыра (янгынны сүндерү өчен техниканың төрле төрләре кулланыла).

Туризм буенча федераль агентлык ялны вакытыннан алда төгәлләргә чакырмый һәм вазгыятьне контрольдә тотуы хакында хәбәр итә. Ведомствоның матбугат хезмәте белдерүенчә, Россия туристларыннан шикаятьләр килмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100