news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Ютазы районында нефть агу нәтиҗәләрен бетерәләр

Хәзер пычранган грунтны алып киткәннәр, ә аның урынына траншеяны күмү өчен чиста кара туфрак кайтарылган.

Татарстанның Ютазы районында нефть агу нәтиҗәләрен бетерәләр

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Республиканың Ютазы районында Екатериновка авылы янында нефть үткәргеч торба тишелгән, дип хәбәр итә «Ютазы хәбәрләре».

Һәлакәт булган урынга коткаручыларның оператив төркеме чыккан, алар нефть агуны туктаткан. Пычрану мәйданы гектарның йөздән бер өлешен тәшкил иткән. Нефть аккан җирдән  йөз метрда гына Дымка елгасы ага, әмма аңа нефть эләгү куркынычы юк инде.

Хәзер пычранган грунтны алып киткәннәр, ә аның урынына траншеяны күмү өчен чиста кара туфрак кайтарылган. Тиздән башкорт нефтьчеләре участокны тулысынча рекультивацияләячәкләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100