Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада KIА автомобиле светофорның кызыл утына чыккан һәм ике баланы бәрдергән
Аларның икесе дә төрле тән җәрәхәтләре алган.
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке дүртенчеләр киткәч Түбән Кама шәһәрендә KIА автомобиле ике баланы бәрдергән.
Машина белән 52 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул Сөембикә урамындагы 61нче йорт каршында, светофорның кызыл утына чыгып, 9 һәм 10 яшьлек ике баланы бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Нәтиҗәдә, 10 яшьлек баланың кулы сынган, аяк-куллары һәм башы җәрәхәтләнгән. Аны Түбән Кама шәһәр балалар хастаханәсенә озатканнар. 9 яшьлек баланың ияге, шулай ук аяк-куллары яраланган. Аны да хастаханәгә китергәннәр һәм табиблар караганнан өенә кайтарып җибәргәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз