news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда бер үсмер почтальонның пенсиягә дигән ярты млн сум акчасын талап алган

Тикшерүчеләр әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда 16 яшьлек үсмер, үзе яшәгән йортта пенсия таратып йөргән почтальонны кыйнап, ярты миллион сум акчасын урлаган.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 23 июльдә Октябрьский шәһәрендә 16 яшьлек үсмер, 34 яшьлек почтальонның фатир буйлап пенсия таратуын күреп алган. Аңа күп катлы йортның подъездында һөҗүм иткән, башына берничә тапкыр суккан һәм 500 мең сумнан артык акча салынган сумкасын урлаган. Үзен фаш итмәсеннәр өчен, ул өс киемен һәм урлаган сумканы ут төртеп яндырган, дип хәбәр итә ведомство.

«Караклыкта шикләнелгән үсмерне полиция хезмәткәрләре берничә сәгатьтән соң тоткарлаган, урлаган акчаны конфискацияләгәннәр. Үсмер үз гаебен таныган. Аның почтальонга үзе яшәгән йортта һөҗүм итүе ачыкланган», - диелә хәбәрдә.

Тикшерүчеләр әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

«Зыян күрүчегә карата сәламәтлегенә килгән зыянның авырлыгын бәяләү максатыннан суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Эш барышында әлеге җинаятьтә шикләнелгән үсмер яшәгән гаиләнең социаль һәм торак-көнкүреш шартлары, шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү органнары тарафыннан күрелә торган чараларның җитәрлек дәрәҗәдә булу-булмавы тикшереләчәк», - дип хәбәр итә ведомство.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100