news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ» һәм җиңел машина белән авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән

Юл- транспорт һәлакәте кичә кичке унынчы яртыда Казан-Алабуга трассасында Хлыстово авылы янында булган.

«КАМАЗ» һәм җиңел машина белән авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстанда йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән. Авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде.

Аларның сүзләренә караганда, юл- транспорт һәлакәте кичә кичке унынчы яртыда Казан-Алабуга трассасында Хлыстово авылы янында булган. «КАМАЗ» һәм «Шевроле» бәрелешә. Ике автомобиль дә юлдан кюветка очкан.

«Авария урынында ике кеше — хатын-кыз һәм ир-ат (чит ил машиналары пассажирлары) һәлак була. Җиңел машина йөртүчене һәм тагын ике кешене төрле җәрәхәтләр белән табиблар алып китә», — дип ачыклык кертте шаһитлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100