news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, йөртүчесе зыян күргән

Авыр тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Татарстан юлында җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, йөртүчесе зыян күргән
социаль челтәрләр

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, авария кичә кичке тугызлар тирәсендә Казан – Малмыж трассасында, Арча районының Үрнәк бистәсе янында булган.

Nissan автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнгән.

«Рульдә 50-55 яшьләрдәге ир-ат иде. Ул бик нык зыян күргән. Табиблар авыр хәлдәге ир-атны хастаханәгә алып китте», - диде агентлыкка аварияне күргән кешеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot