news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киров өлкәсендә Татарстаннан килгән 22 яшьлек кыз батып үлгән

Фаҗига якшәмбе көнне, 27 июньдә, Киров өлкәсенең Малмыж районында булган.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, фаҗига якшәмбе көнне, 27 июньдә, Киров өлкәсенең Малмыж районы Иске Бурец торак пункты янында булган. Татарстанда яшәүче 22 яшьлек кыз туганнары белән Нократ елгасына су коенырга киткән.

Мәрхүмәне бер тәүлек узгач кына торак пункттан дүрт чакрым ераклыктагы елгадан табып алалар. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot