news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Иванушки" төркеменең элеккеге җырчысы Олег Яковлев вафат булган

Гомеренең соңгы көннәрендә ул авыр хәлдә реанимация бүлегендә булган.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген иртән Мәскәү хастаханәләренең берсендә "Иванушки International" төркеменең элеккеге җырчысы Олег Яковлев вафат булган. Бу хакта "РИА новости" агентлыгы хәбәр итә. 
 
Исегезгә төшерәбез, берничә көн элек Яковлевның ике яклы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә салынуы, табиблар тарафыннан аның хәленең бик авыр бәяләнүе турында хәбәр ителде. Гомеренең соңгы көннәрендә ул авыр хәлдә реанимация бүлегендә булган.
 
Аңа 47 яшь иде. Ул "Иванушки International" төркемендә 1998-2013 елларда эшләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot