Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер ир-ат авыл буасында батып үлгән
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, буа янында алар ир-ат әйберләренә тап булган һәм аларның хуҗасы суга батарга мөмкин дип фаразлаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер ир-ат авыл буасында батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә 18.37 сәгатьтә 112 бердәм номерына Чирмешән районының Утыз Имән авылында бер кешенең буада батуы хакында хәбәр килгән.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, буа янында алар ир-ат әйберләренә тап булган һәм аларның хуҗасы суга батарга мөмкин дип фаразлаган.
Урынга 7нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Водолазлар сулыкны җентекләп тикшергән һәм 27 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз