news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә биш катлы йортта янгын чыгып, бер кеше үлгән, өчесе зыян күргән

Янгын бүген иртән Совет урамындагы 45нче йортта чыккан.

Бөгелмәдә биш катлы йортта янгын чыгып, бер кеше үлгән, өчесе зыян күргән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмәдә биш катлы йортта янгын чыгып, бер кеше үлгән, өчесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 10.00 сәгатьтә 112 бердәм номерына Бөгелмә шәһәренең Совет урамында урнашкан биш катлы йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Телефоннан шалтыраткан кеше өченче каттагы бер фатирның януы хакында хәбәр иткән.

Урынга 64нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан.

Ялкын телләре ялмап алган фатирдан дүрт кешене коткарганнар. Зыян күргән өч кешене Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Бер кеше һәлак булган.

Янгынны иртәнге унберенче яртыда тулысынча сүндергәннәр. Аның мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән.

Хәзер Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре алдында янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау бурычы тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100