Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пассажирлары булган маршрутка ауган
Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Чаллыда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пассажирлары булган маршрут транспорты ауган. Һәлакәт булган урыннардагы кадрлар белән социаль челтәрдән файдаланучылар уртаклашты.
Авария Автозавод һәм Тынычлык проспектлары киселешендә булган.
«Иртән «Фольксваген» шоферы светофорның кызыл утына чыгып, « ГАЗель» микроавтобусы белән бәрелешә һәм аны ян ягына аудара. Һәлакәт вакытында маршрутка эчендә 12 кеше булган», – дип сөйләделәр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә микроавтобустагы дүрт кеше зыян күргән. Аларны табиблар хастаханәгә алып киткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз