news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә давыл нәтиҗәсендә 11гә якын кеше һәлак булган

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләрнең күбесе авыр хәлдә.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Мәскәүдә көчле давыл нәтиҗәсендә 11 гә якын кеше һәлак булган, дистәгә якын кеше зыян күргән, аларның күбесе авыр хәлдә, диелә RT телекомпаниясе хәбәрендә.

Социаль челтәрләрдә үз күзләре белән давылны күрүчеләр ауган агачлар, зыян күргән машиналар һәм шәһәр инфраструктурасының сафтан чыгуы хакында хәбәр итә. Һава торышы шартларының начараюы сәбәпле Мәскәү җир өсте транспортының хезмәт күрсәтү арасы арткан. Мәскәү янында көчле җил башнялы кранны аударган. Мәскәү өлкәсенең 7,3 мең кешесе электрсыз калган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot